Язлар булып кердең күңелемә,
Гомерлек яз булып кал инде.
Бер хәсрәтсез йөргән күңелемне
Татлы сагышларга сал инде.
Табигатьтән китсә, китсен язлар,
Тик син китмә минем йөрәгемнән.
Гөлбакча ит минем күңелемне,
Сулмас чәчәкләргә күмелгән.
Күзләремә минем серле карап:
"Гомерлек яз булмый" димә син.
Тик күңелләр генә суынмасын,
Әрсез күзләр генә тимәсен.
Сагыш-моңсыз йөргән күңелемне
Татлы сагышларга сал инде.
Язлар булып кердең күңелемә,
Гомерлек яз булып кал инде.
Ты вошел в мое сердце как источники,
Будьте уже весной всей жизни.
Мое сердце выходит без единого вздоха
Наденьте уже сладкое.
Если он уйдет от природы, пусть он исходит,
Только ты не покидаешь мое сердце.
Возрадуй мое сердце,
Похоронен в бессмертных цветах.
Загадочно глядя мне в глаза:
Не говорите: «В жизни нет весны».
Да не остынут сердца сердца,
Не смотри на это просто так.
Мое сердце оплакивает
Наденьте уже сладкое.
Ты вошел в мое сердце как источники,
Будьте уже весной всей жизни.