Син кайда идең,кайларда йөрдең,
Ничек мин сине күрмәдем икән?
Син торган йортны,синең урамны
Ничек кенә мин белмәдем икән?
Дөньялар гиздем,зур юллар кичтем.
Чакырды мине синең күзләрең.
Синең исемеңне мин белми идем;
Сине сагындым,сине эзләдем.
Тик сиңа гына Җырлармын, диеп,
Мин йөрәгемдә бер җыр йөреттем.
Бер көнне әле очрарсың, диеп,
Иртә дә кичен мин сине көттем.
Бүген син минем каршыма килдең;
Мин дә бит сине эзләдем, дидең.
Мин дә бит сине сагындым, дидең,
Кайларда йөрдең, син кайда идең?
Где ты был, где ты ходил,
Как я тебя не видел?
Дом, который ты есть, твоя улица
Как я не знаю?
Мировой Гиздел, скрещенные великолепные дороги.
Пригласил меня к своим глазам.
Я не знал вашего имени;
Я скучал по тебе, я искал тебя.
Только я буду спеть тебе, говоря,
Я шел песню в моем сердце.
Как только вы все еще будете говорить,
Я ждал вас вечером даже вечером.
Сегодня вы пришли перед собой;
Я также вы искал тебя.
Я тоже скучал по тебе,
Где ты ходил, где ты был?