• А
  • Б
  • В
  • Г
  • Д
  • Е
  • Ж
  • З
  • И
  • К
  • Л
  • М
  • Н
  • О
  • П
  • Р
  • С
  • Т
  • У
  • Ф
  • Х
  • Ц
  • Ч
  • Ш
  • Э
  • Ю
  • Я
  • A
  • B
  • C
  • D
  • E
  • F
  • G
  • H
  • I
  • J
  • K
  • L
  • M
  • N
  • O
  • P
  • Q
  • R
  • S
  • T
  • U
  • V
  • W
  • X
  • Y
  • Z
  • #
  • Текст песни Эльмира Калимуллина - Язлар

    Просмотров: 11
    0 чел. считают текст песни верным
    0 чел. считают текст песни неверным
    Тут находится текст песни Эльмира Калимуллина - Язлар, а также перевод, видео и клип.

    Якты язлар көтә
    Җир йөзендә җаннар.
    Төн күзеннән качып,
    Тиздән атар таңнар.
    Күңелләрдә әле
    Өзелмәгән өмет.
    Мәхәббәтне саклыйк
    Җылыбызга төреп.

    Баскан эзебездә
    Үссен бары гөлләр.
    Иң кирәкле сүзне
    Әйтсен җирдә телләр.
    Бер елмаю җитә
    Кояш чыксын өчен.
    Янәшәдә булсын
    Җанга якынга кешең.

    Язлар - Барыбер җитәр.
    Язлар - Салкыннар китәр.
    Эзлә - Ул һәрчак бездә.
    Өзмә, Өметне өзмә.

    Кулга кулны биреп,
    Үтеп чакрымнарны,
    Язлар бүләк итик
    Җиңеп салкыннарны.
    Бөреләрдә өмет
    Тамам диеп тора.
    Якты йөрәкләргә
    Мохтаҗ бүген дөнья.

    Гөрләвекләр агар,
    Җирнең битен юып.
    Сабый аваз салыр,
    Яратуны тоеп.
    Гашыйкларның тибәр
    Йөрәкләре бергә.
    Ышанычың җуйма -
    Язлар килә җиргә!

    Язлар - Барыбер җитәр.
    Язлар - Салкыннар китәр.
    Эзлә - Ул һәрчак бездә.
    Өзмә, Өметне өзмә.

    Опрос: Верный ли текст песни?
    ДаНет