Юкка гына үпкәләшеп,
Салмагыз сез яралар,
Йөрәктәге тирән эзләр
Төзәлми бит, калалар, калалар.
Нечкә генә күңел, күңел кылы,
Чертмәгез сез, өзелер, өзелер.
Кан саркаган тирән күңел ярам
Кайчан әле төзәлер.
Күңел кылы нечкә моңлы,
Сизгер, уяу һәм зарлы.
Рәнҗеткәнче уйлап кара,
Сәбәпләрең бармы, сәбәпләрең?
Күңел кылы, кылдай нечкә,
Ялганмас ул, өзелгәч,
Кылдай нечкә, моңлы, зарлы,
Бәгырьләрем киселгәч , киселгәч.
In vain,
Don't hurt me
Deep traces in the heart
It can't be fixed, it stays, it stays.
Have fun, have fun,
Don’t click you, break, break.
I am deeply saddened by the bloodshed
When will they still be repaired?
The mood is subtle,
Sensitive, alert and complaining.
Think before you offend,
Do you have any reasons?
Have fun, be thin,
He will not lie, when he is broken,
Thin, mournful, mournful,
When my livers are cut, when they are cut.