| Текст песни Габдулла Тукай - Су анасы Просмотров: 11 0 чел. считают текст песни верным 0 чел. считают текст песни неверным Тут находится текст песни Габдулла Тукай - Су анасы, а также перевод, видео и клип. I Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм; Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм. Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач, Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач, Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым; Куркам үзем әллә нидән, — юк янымда юлдашым. Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага; Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада. Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак; Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап. Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып, Шунда яр буендагы куе агачларга посып. Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул; Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул. Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага, Җен оныткан, ахыры, — калган тарагы басмада. Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин, Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин. Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам; Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам. Бер заманны әйләнеп баккан идем артка таба,— Аһ, харап эш! — Су анасы да минем арттан чаба. Кычкырадыр: «Качма! качма! Тукта! тукта, и карак! Ник аласың син аны, — ул бит минем алтын тарак!» Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам; Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк ичмасам. Шул рәвешчә чабышып җиттек авылга бервакыт, Су анасыны куарга күтәрелде барча эт! Вау! да вау! да, һау! да һау — бертуктамый этләр өрә; Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә. Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем; И явыз карчык! тарагыңнан коры калдың, дидем. Өйгә кайттым да: «Әни, алтын тарак таптым!» - дидем; «Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым», — дидем. Сөйләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни; Курка үзе алса да, — уйлый эченнән әллә ни... II Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән; Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән. Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман; Шык та шык! — кемдер тәрәзәгә чиертә бер заман. Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле. Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни: — Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри? Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери! — Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак? Бир! бая көндез алып качты синең угълың, карак! Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан карыйм; Калтырыйм, куркам: «Ходай! — дим, — инде мин кайда барыйм?» Һич өзексез шык та шык! безнең тәрәзәне кага; Ул коточкыч сачләреннән чишмә төсле су ага. Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып, Атты да тышка, тизүк куйды тәрәзәне ябып. Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни И орышты, и орышты, и орышты соң мине! Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым, «Йә иясе юк!» — дип, әйберләргә тими башладым. я Летний день В горячем воздухе купаюсь и плаваю; Я брызгаю, играю, ныряю, разговариваю с водой головой. Итак, поиграв около полутора часов, Когда я думал, что не буду потеть час, Я выбежал из воды и быстро оделся; Я боюсь себя, друг мой. Когда я собирался уходить, мой взгляд упал на отпечаток; Смотрю: в публикации, где сидит опасная женщина. Золотой гребешок в его руке сияет на солнце; Этот гребешок стоит рядом с его потертыми волосами. Я не могу задержать дыхание, мне просто страшно, я стисну зубы, Затем посыпьте им густые деревья на берегу. Причесывая волосы, он прыгал и прыгал в воду; Погружения не было, и оно было повсюду. Я уже медленно пришел и ушел, В конце концов, демон забыл - остальная часть гребня напечатана. Я знал, что вокруг меня никого нет, Я побежал в деревню, быстро схватил гребень и я. Я не вижу спереди и сзади, и я бегу, и бегу; Я тороплюсь, я тороплюсь, я в духовке и я горю. Однажды я оглянулся, - Ах, разорение! «Русалка тоже идет за мной». Он кричал: «Не убегай!» не убегай Стоп! Стой, вор! Зачем тебе это, мой золотой гребешок! » Я убегаю - это сила, это сила - я убегаю; Поле настолько тихое, что его нельзя пить. Итак, мы однажды мчались в деревню, Все собаки поднялись за русалкой! Вот Это Да! да вау да да да хауа - постоянно лающие собаки; Русалка, испугавшись собак, убегает. Я сказал, что работа сделана, я избавился от страха; О злая сука! Я сказал, что ты высох на гребне. Я пошел домой и сказал: «Мама, я нашла золотой гребешок!» - Я сказал; «Я хочу пить, я устал, мама, я уже давно бегаю», - сказал я. Моя мать, которая рассказала мне эту историю, перед моей гребенкой; Даже если он сам принимает страх, он о чем-то думает ... II Отлично сработано. Заходящее солнце. Я лег спать вечером; Интерьер дома наполнялся вечерним воздухом и благоуханием. Я все еще не сплю под одеялом; Выходи и убирайся! - Однажды кто-то щелкнул по окну. Я просто сплю, не встаю, еще не двигаюсь. Потрясенная звуком, мать сказала во сне: "Что вам нужно?" Кто это Кто ходит темной ночью без времени? В любом случае, по крайней мере, я не спустился, не объяснившись сначала. «Я русалка, где мой золотой гребешок?» Один! Ваш сын-вор увез вас днем! Лучи падающей луны я смотрю под одеяло; Я трепещу и боюсь, говоря: Господи! "Куда я иду?" Заходите, смотрите и наслаждайтесь! стучать в наше окно; Вода цвета фонтана льется из ее ужасных волос. Мой дядя быстро искал золотой гребешок, Он выстрелил и закрыл окно коленями. Когда ты избавишься от матери, когда успокоишься, мама И жали, и жали, и жали тогда меня! Я тоже неохотно делал это с тех пор, "О нет!" Я начал трогать вещи. Опрос: Верный ли текст песни? ДаНет Вконтакте Facebook Мой мир Одноклассники Google+ | |