"Кайда алар, кайда икән алар?"
Резедә Ахиярова музыкасы, Туфан Миңнуллин сүзләре.
Кайда алар? Кайда икән алар -
Сөю утларында янган чаклар,
Мөлдерәмә тулып ташкан күңелләргә
Йолдызлардан сихри моңнар тамган чаклар?
Кайда алар? Кайда икән алар -
Таңны таңга ялгап йөргән чаклар.
Хыялыбыз бишегендә тирбәлгәндә
Ай нурыннан такыялар үргән чаклар?
Кайда алар? Кайда икән алар -
Өмет ярларына җиткән чаклар.
Мәхәббәтне маяк итеп киләчәккә
Ай юлыннан икәү атлап киткән чаклар?
"Где они, где они?"
Резда Ахиярова Музыка, слова туфана Миннуллина.
Где они? Где они -
Чаклар сгорел в огнях любви,
К веселому изготовлению
Что сделал волшебный сахар от звезд?
Где они? Где они -
Чаклионы, которые утром утром.
В колыбели нашей мечты
Чаклар на уток от лунного света?
Где они? Где они -
Раз, когда они достигли берегов надежды.
В будущее как удар любви
Чаты от луны дороги половины?