Киек казлар очты, күрдегезме,
Киек казлар очты каңгылдап.
Мамыклары гына яман сулап,
Күл өстендә калды зар елап.
Киек казлар очты, күрдегезме,
Киек казлар очты тезелеп.
Бәгыръләргә төшеп, җанны телеп,
Сагыш калды җилдә өзелеп.
Киек казлар очты, күл калды,
Сыны катып елый камышы.
Һаваларда киек каз сагышы,
Гомерләрнең көзгә агышы.
The geese flew, you see,
The geese fluttered their wings.
Only their feathers breathe badly,
Weeping over the lake.
The geese flew, you see,
The geese flew to their knees.
Falling on the hips, begging the soul,
The mourning was broken in the wind.
The geese flew, the lake remained,
The reed cries and cries.
Deer goose in the air,
The flow of life into the eye.