Тагын килде көзнең айлары
Талда инде кошлар сайрамый
Юллар ерак, алар җыеныр
Чит җирләргә китү кыендыр
Сагынам, өзелеп сагынам
Аерылдым туган ягымнан
Тасма-тасма тормыш юлларым
Юлдаш миңа минем елларым
Җилдән җитез булыр уйларым
Яз җырлары булыр канатлар
Туган якның борма юлларын
Күңелем язда әле кабатлар
The autumn months have come again
The birds no longer sing in the woods
The roads are far away and they will gather
It is difficult to go abroad
I miss you, I miss you so much
I'm divorced from my hometown
My ribbon-cutting ways of life
Comrade me my years
My thoughts will be clearer than the wind
Wings will be spring songs
The twisted paths of the homeland
My heart is still pounding in the spring